Рөстәм Миңнеханов Ми-38 беренче серияле вертолетын тапшыру тантанасында: Бүген – мөһим вакыйга

26.02.2020

Бүген Казан вертолетлар заводында Ми-38 беренче серияле вертолетын заказчыга тапшыру тантанасы узды.

Тантанада «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан вертолетлар заводы идарәче директоры Юрий Пустовгаров, заказчы - «Газпромбанк Лизинг» компаниясе вәкилләре, шулай ук КВЗ коллективы катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көнне мөһим көн дип атады. Ул билгеләп үткәнчә, Ми-38 вертолетын чыгару – Казан вертолетлар заводы өчен яңа үрләрнең берсе.

«Бүген мөһим вакыйга, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Гәрчә мондый тип вертолетны без инде Россия Федерациясе Оборона министрлыгына тапшырган булсак та, без аны бүген ничек күз алдыбызга китергән күк җитештерергә хыялландык. Бу заманча машина, вертолетлар заводы өчен яңа үрләрнең берсе. Заводта баручы модернизацияләү заманча машиналар чыгарырга мөмкинлек бирә. Бүген без шулай ук «Ансат. Ми-38 һәм «Ансат» вертолетларын карадык – бу машиналар илнең Оборона министрлыгы өчен кирәк».

Рөстәм Миңнеханов бүгенге вакыйганың Ми-38 вертолетларына ихтыяҗ артуга китерүенә өмет белдерде. «Хәерле юл!» - дип тәмамлады чыгышын Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов илебез вертолетлар төзелешенә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен дә тапшырды.   

Бу зур хезмәт – базарда мондый машиналар барлыкка килсен өчен, бигрәк тә ТАССР төзелүнең 100 еллыгында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгында һәм КВЗга нигез салуның 80 еллыгында мондый машинаның дөнья күрүе аеруча мөһим, диде «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский.

Чара тәмамлангач, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан вертолетлар заводының елына кимендә 100 һава судносы чыгарырлык мөмкинлеге бар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.