Татарстанның Сәнгать мәктәпләре 2020 елда музыкаль инструментлар, интерактив такталар һәм ноталар белән җиһазландырылачак

18.02.2020

Татарстанның Сәнгать мәктәпләре 2020 елда 106,7 млн сумга музыкаль инструментлар, интерактив такталар һәм ноталар белән җиһазландырылачак.  Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта мәгълүм булды.

“Агымдагы елда без федераль бюджеттан 61,7 млн сум акча субсидия алачакбыз, 45 млн сум республика бюджетыннан булачак. Бу акчалар мәдәният өлкәсендә 14 мәгариф оешмасын музыка инструментлары белән җиһазлауга тотылачак”, - дип хәбәр итте Ирада Әюпова.

“Без музыкаль инструментларны һәм интерактив такталарны яңартабыз. Уртача бер мәктәпкә 7,5 млн сум кирәк. Өстәмә рәвештә ноталар сатып алына. Моннан тыш, сәнгать мәктәпләре өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе хәл ителә”,- дип билгеләде Ирада Әюпова.

Министр республикада “Мәдәният” илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Ул илкүләм проектның республика алдында яңа уникаль мөмкинлекләр ачуын искәртте. Ул өч федераль проекттан тора: “Мәдәни мохит”, “Иҗади кешеләр” һәм “Цифрлы мәдәният”.

Республикада федераль бюджет катнашында мәдәният учреждениеләрен модернизацияләү үткәрелә һәм нәтиҗәдә, кешеләрнең мәдәният өлкәсендәге чараларга кызыксынуы арта. Әйтик, узган ел республика мәдәният учреждениеләренә 28 миллионнан артык кеше килгән.

 


“Татар-Информ” МА материаллары буенча