Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

15.02.2020

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. 

Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, каһарман шагыйрь Маса Җәлилгә һәйкәл Казан Кремле янындагы 1 май мәйданында 1966 елда куелган. Муса Җәлил фашистларга каршы яшерен төркемнең актив әгъзасы була. Аны 1944 елда нацистлар төрмәсендә җәзалап үтерәләр. 

Искәртик, Муса Җәлил 15 февраль көнне туган. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.