Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстан Республикасындагы хәрби хәрәкәтләр ветераннарына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды

15.02.2020

Бүген – 15 февральдә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстан Республикасындагы хәрби хәрәкәтләр ветераннарына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.

«Бүген безнең илдә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне без төрле елларда хезмәт бурычы  буенча ерак һәм якын чит илләрдә халыкара террорчылыкка каршы торганнарны искә алабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Әфган сугышы илебез тарихында хәрби батырлык, интернационалист сугышчыларның патриотизм символы булып мәңгегә калачак. Сез – Бөек Ватан сугышы елларында дошманны җиңгән ата-бабаларыбызның батырлыгын лаеклы дәвам итүчеләр, быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәкбез».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, бүген бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил туган көн.   

«Әфган сугышында Татарстаннан 11,5 меңнән артык кеше катнашкан, 300ләп кеше һәлак булган, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без намус белән, кайчак гомере бәрабәренә үзенең Ватан алдындагы офицерлык һәм солдат бурычын үтәгәнннәр алдында бурычлыбыз».

Рөстәм Миңнеханов барлык ветераннарга нык сәламәтлек һәм иминлек теләде. Гаиләләрегездә һәрвакыт ярату, аңлашу һәм ихтирам хөкем сөрсен, диде ул

Азакта Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.