ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин: Муниципаль мөлкәт һәм җир кишәрлекләре арендасы өчен бурычлар теркәлгән

15.02.2020

Татарстарн Республикасы муниципаль районнарында муниципаль мөлкәт һәм җир кишәрлекләре арендасы өчен бурычлар мәсьәләләре турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бурычларны киметү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте. 

2020 ел башына аренда килешүләре буенча бурычлар күләме 393 млн. сум тәшкил итте, шул исәптән 346 млн (88 %) - җир кишәрлекләре өчен һәм 47 млн (12 %) - мөлкәт өчен. 

Министр сүзләренчә, 2018 елда аренда түләүләре буенча бурычлар артуы теркәлгән. 

2019 елда, 2018 елга караганда, бурычлар 14 млн. сумга артты. Бурычларның яртысыннан артыгы (52%) Казан шәһәренә туры килә. 

Бурыч күләме зур булуга карамастан, Казанда бурычларны киметү динамикасы яхшы, диде Фәнил Әгълиуллин. 2019 елда бурычлар 4,9 млн. сумга кимеде. 

Чаллыга бурычларның 13 % туры килә. Министр сүзләренчә, мөлкәт өчен бурычлар икеләтә кимпетелсә дә, җир өчен бурыч өчтән бер өлешкә арткан. 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры  сүзләренчә, бу аренда килешүләрен инвентаризацияләүгә бәйле, нәтиҗәләр буенча максатчан файдаланылмый торган җир кишәрлекләре ачыкланган. 

Күрсәткечләргә караганда, 2019 елда бурычлар 23 муниципаль районда арткан. Ә 16 муниципаль районда мөлкәт һәм җир кишәрлекләре арендасы өчен бурычларны киметә алганнар, бигрәк тә Баулы (2019 елда бурыч тулысынча капланган), Питрәч (95 %), Буа (62 %), Чүпрәле (60 %) муниципаль районнарында. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.