ТР Хөкүммәте йортында брифинг: Татарстанда эшче халыкның 30%ы электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган

11.02.2020

Татарстанда эшче халыкның 30%ы электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин хәбәр итте.

Электрон кенәгәгә күчү яки кәгазь вариантта калу турында гаризаны быел 31 декабрьгә кадәр язарга кирәк.

Бары тик 2021 елдан эшкә урнашканнар өчен генә хезмәт юлы турында белешмәләр электрон юл белән кертелә башлый.

2020 елның 31 декабренә кадәр һәр хезмәткәр гариза язарга тиеш. Анда ул документны я кәгазь рәвештә саклап калуны сайлый, я электрон вариантка күчә. Кәгазь кенәгәдән баш тартса, аны кешенең кулына тапшырачаклар.

Кәгазь кенәгә кулга тапшырылганда, хезмәткәрнең аннан баш тартуы турында гариза имзаланганы хакында язу теркәлә. Әгәр инде кеше кәгазь кенәгәсен саклап калырга тели икән, кадрлар бүлеге, аның белән беррәттән, электрон кенәгә дә алып барачак.

Электрон хезмәт кенәгәсендә кәгазь вариантта булган барлык белешмәләр тупланачак. Эш урыны, вакыты, вазифа, квалификация, эшкә кабул итү, азат итү даталары, хезмәт килешүен өзүгә сәбәпләр күрсәтелә.

Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны белү уңайлы һәм тиз. Аларны Россия Пенсия фонды (pfrf.ru) яки Дәүләт хезмәтләре порталы (gosuslugi.ru) сайтларында шәхси кабинет аша белеп була. Сүз уңаеннан, хезмәт юлы турында мәгълүматны үзең эшләгән оешмада гариза белән кәгазь рәвешендә дә алып була.

Шулай ук, аның сүзләренчә, 607 кеше башта хезмәт кенәгәсенең кәгазь варианты файдасына гариза язган, аннары фикереннән кире кайтып, электрон вариантын сайлаган.

“Кәгазь»дән электрон вариантка әле күчеп була, әмма электрон төреннән “кәгазь”гә кайтып булмый”, - дип ачыклык кертте Эдуард Вафин.

Электрон формат белешмәләрнең сакланышы һәм куркынычсызлыгын гарантияли. “Россия Пенсия фондының мәгълүмати системалары куркынычсызлыгы югары дәрәҗәдә. Мәгълүмати система персональ белешмәләрне саклау өлкәсендә закон нигезендә аттестацияләнгән. Белешмәләрне үзгәртү яки юкка чыгару максаты белән системаны ватарга, өзәргә тырышу очраклары теркәлгәне юк”, - диде Эдуард Вафин.

Аның сүзләренчә, кеше оешмага эшкә урнашкан яки вазифасыннан киткән датадан исәпләп, бер көн эчендә мәгълүмат пенсия фондына юлланырга тиеш.

Эдуард Вафин, шулай ук, 2020 елның 1 гыйнварыннан оешмалар иминиятләштерелгән затларның эшчәнлеге турында белешмәләрне Россия Пенсия фондына ай саен хисап аеннан соң килгән айның 15еннән дә соңга калмыйча тапшырырга тиешлеген искәртте. “Быел электрон хезмәт кенәгәләре турында беренче хисап Пенсия фондына 2020 елның 15 февраленә кадәр тәкъдим ителә”,- диде ул.

Хисапны электрон рәвештә тапшыру өчен, эш белән тәэмин итүче үзенең элемтә операторы аша яки пенсия фондына мөрәҗәгать итеп, электрон документлар әйләнешенә тоташуга гариза тапшырырга тиеш.

Эдуард Вафин, белешмәләрне тапшыру сроклары бозылган яки дөрес, төгәл булмаган мәгълүмат юлланган өчен, хезмәт инспекциясе административ җаваплылык билгеләгәнен искәртте.


ТР Президенты матбугат хезмәте. kzn.ru материаллары буенча.