Рөстәм Миңнеханов: Сбербанк - Татарстанның әһәмиятле стратегик партнеры

06.02.2020

Сбербанк - Татарстанның әһәмиятле стратегик партнеры. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сбербанкның еллык бизнес-конференциясендә белдерде. Чара "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Конференциядә шулай ук Сбербанк президенты, идарәсе рәисе Герман Греф катнашты. 

Сбербанк бизнес-конференцияне компания эшчәнлегенең ел нәтиҗәләрен, алгатаба үсешен, клиентлары белән багланышларны яхшырту мәсьәләләренә багышлап уздыра. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Сбербанк берничә юнәлеш буенча лидер: "Кече һәм урта бизнеска ярдәм, "Бизнес класс" белем бирү проектын гамәлгә ашыру, без аны сезнең белән башлаган идек. Шулай ук Сбербанк - проектлы финанслау алымнарын куллануда да лидерларның берсе. Аерым алганда, Татарстанда безнең төзүчеләребезне яңа эш кагыйдәләрен өйрәнү курслары оештырылган иде. Без цифрлаштыру өлкәсендә күп нәрсәгә сездән өйрәнәбез. Сбербанк хезмттәшлеккә ачык", - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов Сбербанк җитәкчелегенә Казанны мондый зур чараны уздыру урыны итеп сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде. "Бездә сезгә ошар дип өметләнәм. Быел бездә ТАССР 100 еллыгына багышлап күп чаралар үткәреләчәк, шул исәптән "Новая волна" фестивале дә. Без сезне республикабызда күрергә һәрвакыт шат", - диде Татарстан Президенты. 

Герман Греф билгеләгәнчә, Татарстан диджитал индустрия башкаласына әйләнә. "Бүген Иннополис - динамик рәвештә үсеп баручы шәһәр. Биредә компетенцияләр үстерелә, яңа компанияләр оештырыла - бу факт", - диде ул. 

Герман Греф республикада эшкуарларга яхшы мохит тәэмин ителүен ассызыклады. Ул билгеләгәнчә, Сбербанк белән берлектә Татарстан территориясендә "Бизнес класс" проекты гамәлгә ашырыла, бүген "Мәктәп 21"не ачу планлаштырыла. "Республика җитәкчелегенә хезмәттәшлек өчен рәхмәт җиткерәсем килә. Мөнәсәбәтләрнең бөтен юнәлешләре буенча да без яңа дәрәҗәсенә чыгабыз", - диде Сбербанк башлыгы. 

Шулай ук Герман Греф Минтимер Шәймиевка да рәхмәтен әйтте: "Ул - искиткеч команда үстергән уникаль кеше. Республика һәм илебез үсешенә керткән өлеше өчен аңа рәхмәт". 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.