Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф Татарстанның инновацион эшләнмәләре күргәзмәсе белән таныштылар

06.02.2020

Бүген "Казан Экспо" үзәгендә Татарстан Республикасының инновацион эшләнмәләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Экспозицияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сбербанк президенты, идарәсе рәисе Герман Греф карадылар. 

Герман Грефка Татарстанның 2019 елда икътисадый үсеше, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышы, гражданнарга хезмәт күрсәтүне цифрлаштыру турында сөйләделәр. 

Күргәзмәдә башта «УК ПЖКХ» компаниясенең каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге проект тәкъдим ителде. Яңа системада контейнерларга "акыллы" датчиклар кую планлаштырыла, алар онлайн-режимда бакларның туылылыгын күзәтә һәм калдыкларны алып китү кирәклеге турында операторларга хәбәр итә. "Акыллы" контейнерлар чүп машиналары хәрәкәтен оптимальләштерергә ярдәм итә, логистикага чыгымнарны киметә. Яңа система Казанның Авиатөзелеш районында һәм Иннополиста гамәлгә ашырыла. 

«MILTIAD» компаниясе биналарда янгын урынын табарга ярдәм итү проектын тәкъдим итте. Махсус җиһаз янгын үзәген таба һәм янгынны сүндерү системасын шул тиешле урында кабыза. Бу янгын чыгу очрагында материаль зыянны, сигнализациянең ялган рәвештә кабыну очракларын киметә. 

Авыл җирлегендә мәгълүмат системасы үсешенә "Цифрлы авыл" проекты юнәлдерелгән. Махсус платформа фермерларга авыл хуҗалыгы продукциясен сатарга, үз хезмәтләрен Интернет аша тәкъдим итәргә ярдәм итә. Проектның төп юнәлешләренең берсе - сатучысыз кибет моделен булдыру. Технология кешеләрнең битен тану системасы нигезендә эшли, авыл халкы товарларны терминал аша түләп алырга мөмкин. 

Шулай ук Герман Грефка "Эйдос" компаниясенең медицина өлкәсе өчен робот-тренажерларны күрсәттеләр. 

ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов Иннополис фәнни шәһәре инфраструктурасы турында сөйләде, МИЗга резидентларны җәлеп итү, гамәлгә ашырыла торган проектлар белән таныштырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.