Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Алёшин алкоголь базарын җайга салу мәсьәләләре турында фикер алыштылар

05.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Федераль алкоголь базарын җайга салу хезмәте җитәкчесе Игорь Алёшин белән очрашты.  

Очрашуда яклар алкоголь базарын җайга салу мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Алкоголь продукциясен җитештерүне һәм аның әйләнешен тикшереп тору проблемасы да күтәрелде. Игорь Алешин Татарстан Республикасы территориясендә алкогольнең легаль булмаган әйләнешенә каршы тору эшенең уңай динамикада булуын билгеләп үтте. Яклар барлык юнәлешләр буенча да киләчәк хезмәттәшлек турында килештеләр.  

Очрашуда шулай ук «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Руслан Мәксүдов та катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "ТНВ" телеканалының Мәскәү филиалы ярдәме белән