Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФС президенты Александр Дюков белән очрашты. Әңгәмә барышында республикада футбол үсеше перспективалары,сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм күрсәтү һәм аны популярлаштыру чаралары турында фикер алыштылар.
Очрашу Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы спорт министрлары, РФС һәм җирле футбол федерациясе арасында дүрт яклы килешүгә имза салуны әзерләү кысаларында узды. Мондый хезмәттәшлек форматы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләреннән алып профессиональ клубларга кадәр кадрлар үстерү системасын камилләштерергә ярдәм итәчәк. Килешү шулай ук футболчылар әзерләүнең төбәк үзәкләрен (РЦПФ) һәм балалар футбол үзәкләрен (ДФЦ) ачуны күз алдында тота.