Рөстәм Нигъмәтуллин: Татарстанга коронавирус керүне кисәтү буенча барлык кирәкле чараларны күрергә кирәк

30.01.2020

Татарстанга коронавирус керүне кисәтү буенча барлык кирәкле чараларны күрергә кирәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында белдерде. Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

Рөстәм Нигъмәтуллин Кытайда 7 мең 711 коронавирус очрагы теркәлгәнен билгеләп узды. Тәүлеклек үсеш 29% тәшкил итә, үлем очрагы – 2%. Вирус 15 илгә үтеп кергән, 74 очрак расланган.

“Татарстаннан Санья шәһәренә туры рейс бар иде. 27 гыйнвардан рейслар туктатылды. Россия туристлары кайтарыла. Татарстан Президенты кушуы буенча ТР Премьер-министры Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендә бу мәсьәләне мониторинглау өчен махсус комиссия булдырылачак”, - дип өстәде Рөстәм Нигъмәтуллин.

ТР сәламәтлек министры Марат Садыков хәбәр иткәнчә, вирус ачыкланса, беренче этапта медицина ярдәме Казан һәм Яр Чаллыда йогышлы авырулар клиник хастаханәләрдә күрсәтеләчәк. 1 февральдән ике хастаханә эшен үзгәртеп торачакбыз. Бу Тукай Үзәк хастаханәсе һәм Казанның 11 нче шәһәр хастаханәсе.

“Йогышлы авырулар хастаханәләрендә 919 ятак исәпләнә. Кирәк булса, авырулар күпләп килә башласа, 68 медицина оешмасында өстәмә рәвештә 3 мең 831 ятак әзерләнәчәк”, - диде ул.

Марат Садыйков Татарстанның медицина оешмаларында барлык кирәкле дару препаратлары, битлекләр җитәрлек булуын әйтте. “Ажиотаж булдырмау максатында әйтәсем килә, медицина битлекләре бездә җитәрлек, аларны даруханәләрдә сатып алырга мөмкин”, - диде ул.

Марат Садыйков иртәгә Казан аэропортына иртәнге сәгать унга Кытайдан самолет киләчәген хәбәр итте. Рөстәм Нигъмәтуллин тикшерү барышында пассажирларны алдан кисәтеп куярга кушты. “Кешеләр дулкынланмасын өчен, бары тик процедура гына булуын әйтеп, күпме вакыт кирәк булуын алдан әйтеп куегыз”, - диде ул.

Рөстәм Нигъмәтуллин эпидемиягә каршы чараларның республика планын төгәл үтәү кирәклеген билгеләп узды. “Медицина оешмалары профилен үзгәртүгә әзер торырга, дәвалау һәм дезинфекция, индивидуаль саклану чаралары, дәвалау препаратлары булуын кайгыртырга тиеш. Шулай ук, даруханәләрдә вируска каршы препаратлар запасы гел булуын кайгыртып торырга кирәк”,- дип ассызыклады ул.

Моннан тыш, Рөстәм Нигъмәтуллин туроператорлар белән эшләүне, Кытайдан студентлар кайту мәсьәләсен контрольдә тотарга чакырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. Булат Низамиев.