Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасы әгъзаларына: Сез – автоспорт һәм техник спорт төрләре белән шөгыльләнүче яшьләр өчен үрнәк

29.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзалары белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды – «КАМАЗ-мастер» спортчыларына «Дакар-2020» халыкара ралли-марафонында җиңүләре уңаеннан хөрмәт күрсәттеләр.

Искәртәбез, «Дакар-2020» ралли-марафоны Согуд Гарәпстанында узды, һәм  «КАМАЗ-мастер» командасы йөк классында җиңү яулады. Андрей Каргинов экипажы беренче урынга чыкты, гомуми зачетта көмеш – Антон Шибаловта.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Гарәп ярымутравындагы «Дакар-2020» ралли-марафоны безнең экипажлар өчен җиңел сынау булмады. «Бөтен республика сезгә көч биреп торды, без сезнең уңышларны һәм проблемаларны игътибар белән күзәттек, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу узышлардагы лаеклы нәтиҗәләр – экипажлар әгъзаларының профессиональ гамәлләре, техник персонал күнекмәләре, бер-берегезгә ярдәм итә белү, әлбәттә, тырыш хезмәт».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген «КАМАЗ» – Татарстан бренды гына түгел, бөтен илнеке дә.

Татарстан Президенты спортчыларга һәм бөтен командага, шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ җитәкчелегенә һәм генераль директоры Сергей Когогинга предприятиедә җитештерү һәм иҗат өчен шартлар тудырганнары өчен, Республиканың Автоспорт федерациясенә, команда спонсорларына – күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Сез –  автоспорт һәм техник спорт төрләре белән шөгыльләнүче яшьләр өчен үрнәк булып торасыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Сез Татарстанның гына түгел, бөтен Россиянең автомобиль спортын данлыклы дәрәҗәгә күтәрәсез».

Сезнең җиңү – ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә лаеклы бүләк һәм җитди өлеш, диде Татарстан Президенты. 

Җавап сүзендә «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин белдергәнчә: Татарстан – спорт төбәге. «Ел безнең өчен һәрвакыт «Дакар»да катнашудан башлана, - диде Сергей Когогин. – Безнең өчен бу җиңү – яңа базарлар һәм яңа мөмкинлекләр. Сез, Рөстәм Нургалиевич, халыкара класслы спорт мастеры булганга, бу нинди авыр хезмәт икәнен аңлыйсыз, һәм без сезгә игътибарыгыз өчен рәхмәтлебез».

«КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин искәрткәнчә, узышларның барлык көннәрендә дә спортчылар Рөстәм Миңнехановның аларны «Дакар»га озатканда әйткән сүзләрен истә тоттылар

«Сез бер автомобильгә тест-драйв уздырдыгыз, һәм: зур эш башкарылган, бер ел эчендә машина үзгәргән, һәм ул подиумда булырга сәләтле, дигән идегез.

Бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов спортчыларга һәм команда җитәкчелегенә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.