Татарстан Президенты РФ яңа вице-премьеры турында: Марат Шакирҗан улы бик системалы һәм ныклы җитәкче

22.01.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазыйфасына Марат  Хөснуллинны билгеләп кую турында үз фикерен әйтте.    

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, РФ яңа вице-премьеры бик системалы, төгәл һәм ныклы җитәкче. Мәскәү Хөкүмәтендә эшләгәндә алган тәҗрибәсе яңа эш урынында нәтиҗәле эшчәнлегенә ярдәм итәчәк, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.  

«Марат Шакирҗан улы Мәскәүдә үтәгән эш күләме Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан аның алдына төзелеш тармагы һәм төбәк үсеше өлешендә куелган бурычларны җиренә җиткереп башкарыр дигән ышаныч бирә безгә», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Искәртәбез, Марат Шакирҗан улы Хөснуллин РФ вице-премьеры итеп билгеләнде. Моңарчы ул Мәскәү Хөкүмәтендә Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш буенча урынбасары булып эшләде. 2001 елдан 2010 елга кадәр Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры вазыйфасын башкарган иде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.