Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Һиндстанның Srei холдингы белән хезмәттәшлекне үстерергә тели

21.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Srei Infrastructure Finance Limited (Һиндстан) холдингы рәисе Хемант Канория белән очрашты. Очрашу Давоста Бөтендөнья икътисадый форумы киңлекләрендә узды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Srei холдингы – Һиндстанның әйдәүче финанс институтларыннан берсе, шулай ук инфраструктура проектларына бердәнбер инвестицияләр кертүче дә.

Россиядә Srei 2005 елдан бирле эшчәнлек алып бара. 2018 елда холдинг Внешэкономбанк белән бергә инновацияләр һәм технологияләр өлкәсенә турыдан-туры инвестицияләр кертү буенча Россия-Һиндстан фонды – Viman Capital эшен башлап җибәрүе турында игълан итте. «Минемчә, бу – безнең хезмәттәшлек мөмкинлекләреннән берсе», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Россия-Һиндстан мөнәсәбәтләре кысаларында Һиндастан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Татарстан төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне киңәйтүдә актив катнашырга әзер, дип белдерде ул.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Һиндсанда Татарстанның әйдәүче җитештерүчеләренең – Казан вертолетлар заводы һәм КАМАЗ продукциясе яхшы таныш. Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендә «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре линиясе буенча хезмәттәшлек алып барыла. «Кызганычка каршы, соңгы елларда безнең товар әйләнеше беркадәр кими. Ышанабыз, бу тенденция яхшыга таба үзгәрер һәм тотрыклы үсешкә күчәр», - Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, бүген Һиндстан партнёрлары белән эшлекле бәйләнешләрне ныгыту өчен зур потенциал бар. Аерым алганда, якындагы елларда республикада масштаблы инфраструктур проектлар гамәлгә ашырылачак. Srei холдингы бу өлкәдә зур тәҗрибәгә ия, шуңа да Татарстан үзара фйдалы хезмәттәшлекне үстерергә тели, диде Рөстәм Миңнеханов.   

Аннары яклар Srei холдингының республика территориясендәге проектларда катнашуының төрле вариантлары булуы турында фикер алыштылар, моңа торак төзелеше, юллар салу, коммерциячел күчемсез мөлкәт төзү, шулай ук туризм-ял итү һәм мәдәни кластер да керә. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.