Алексей Песошин Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча совет утырышын уздырды

21.01.2020

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча совет утырышы узды. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Утырышта Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сафаров, ТР Премьер министры урынбасары Васил Шәйхразиев, министрлык вәкилләре һәм район җитәкчеләре катнашты.

Республикада дәүләт телләре турында законнар үтәлеше буенча киңәшмләр 2018 елдан башлап ай саен үткәрелә.

Татарстан Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин үзенең докладында хәбәр иткәнчә, 2018 елда барлык норматив актларның 94%ы гына татарчага тәрҗемә ителсә, быел бу сан 100%ка җиткерелгән. Муниципаль актлар буенча да үсеш бар. 2018 елда документларның 28%ы тәрҗемә ителсә, 2019 елда – 86%.

 Министр билгеләгәнчә, 2019 елда дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына 116 меңнән артык мөрәҗәгать килгән, аларның 2 меңнән артыгы татар телендә. Барысына да татарча җавап бирелгән. Тагын бер индикатор - гражданлык актларының татар телендә регистрацияләнүе. 2019 елда 182,5 мең мондый документ эшләнгән. Алар барысы да ике телдә.

Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, хакимият органнарының рәсми сайтларында 106 меңнән артык яңалык урнаштырылган. Алар барысы да ике телдә.

Республика урамнарында урнаштырылган күрсәткечләр барысы да ике телдә эшләнгән, бары тик йортлардагы адрес табличкалары мәсьәләсендә генә проблемалар бар. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев сүзләренә караганда, урам күрсәткечләре 100% ике телдә урнаштырылган. Министр урынбасары аеруча Чистай, Минзәлә, Актаныш, Ютазы районнарын билгеләп үтте.

Татарстан юлларында урнаштырылган юлкүрсәткечләрнең ике дәүләт телендә булуы таләп ителә һәм моны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тикшереп тора. Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча совет утырышында ясаган чыгышында министр Ленар Сафин 2019 ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләрнең яхшыра баруы турында әйтте.

Татарстан юлларында урнаштырылган 11925 юл күрсәткеченең 7984 меңе ике дәүләт телендә язылган. Министр сүзләренчә, 2019 елда урнаштырылган 828 юл күрсәткеченең барысы да, законга туры китерелеп, рус һәм татар телләрендә урнаштырылган.

“Якынча исәпләүләр буенча республика биләмәсендәге юл билгеләрен алыштыру өчен 191 млн. сум акча сорала. Хәзерге вакытта 5 меңнән артык юл билгесен алыштырырга кирәк”, - диде министр.

“Республикадагы җәмәгать транспорты тулысы белән ике телдә игълан бирүче инфоматлар белән җиһазландырылган. Бу - 1 787 берәмлек транспорт чарасы.

Цифрлы үсеш министрлыгы урынбасары Радик Гыйсмәтов хәбәр иткәнчә, республиканың дәүләт хакимияте органнары ай саен рус телендә басылган барлык яңалык хәбәрләрен татар теленә тәрҗемә белән тәэмин итәләр. 2019 ел нәтиҗәләре буенча 34 сайтта 26 меңнән яңалык урнаштырылды.

Утырышта шулай ук Әлмәт һәм Балык Бистәсе районнарында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча докладлар тыңланылды.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.