ТР Төзелеш министрлыгы: 2020 елда 2 млн. 979 мең квадрат метр торак төзеләчәк

17.01.2020

2020 елга Татарстан Республикасында торак төзелеше программасы 2 млн. 979 мең квадрат метр күләмендә формалаштырылган. Бүгенгә 52 мең квадрат метр торак эксплуатациягә тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды 2020 елга инвестицион программаны 273,6 мең кв. метр күләмендә үзгәртте. Бу – 4 мең 970 фатирлык 130 йорт.

2020 елда 721 гаиләне торак белән тәэмин итү  карала. Шул исәптән 600 ятим бала, 46 күп балалы гаилә, 47 яшь гаилә, 28 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльче.

Күп фатирлы инвестицион торак төзелеше программасы буенча 1 млн. 317,2 мең кв. метр фатирлык 177 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бүгенгә 91 йорт әзер диярлек, 61 – уртача әзерлектә, 25 ендә – эшләр күп әле.

Индивидуаль торак төзелеш кысаларында 1 млн. 388,2 мең кв. метрда 10 мең 680 йортны гамәлгә кертү карала. 17 гыйнварга 8 мең кв. метр күләмдә 61 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, илкүләм проектлар белән билгеләнгән бурычларның барысыннан да каталулырагы – торакны гамәлгә кертү күләме. «Барлык резервларны да эшкә җигәргә кирәк. Шуларның берсе – авыл җирендә торак төзелешен үстерү. Шулай ук безгә торак объектларын рәсмиләштерү эшен активлаштырырга кирәк. Монда энергетиклар һәм газовиклар белән уртак эш башкарырга. Йорт төзелгән, анда кешеләр яши, ә рәсмиләштерү озакка бара. Мондый мисаллар күп. Алар белән элемтәгә керергә һәм рәсмиләштерүдә ярдәм итәргә, шулай ук мөмкин кадәр бу процедураны гадиләштерергә кирәк», - диде ТР Президенты.

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2020 елда 788 күп фатирлы йортка ремонт ясау карала, гомуми мәйданы 4,5 млн. кв. метр. 40 муниципаль берәмлек катнаша (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре).

«Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы киметүне тәэмин итү» төбәк проекты кысаларында 2019 - 2025 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасын гамәлгә ашырыла. Программага 86 авария хәлендәге күп фатирлы йорт кертелгән, аларда 20 мең 707 кв. метр мәйдандагы 637 торак урынында 1 мең 732 кеше яши. 2020 ел планы буенча 2 мең 125 кв. метр мәйдандагы 66 торак урыныннан 175 гражданны күчерү планлаштырыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев