Рөстәм Миңнеханов: Архив - без сакларга тиешле уникаль мәгълүматлар һәм тарихи белешмәләр чыганагы

17.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Утырышның төп темасы "Хәзерге заманда Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру" булды. 

Чара "Корстон" кунакханә комплексы мәйданында узды. Холлда ТАССР 100 еллыгына багышланган махсус күргәзмә әзерләнгән иде. 

ТАССР 100 еллыгын билгеләү кысаларында Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты һәм Татарстан Рспубликасы Дәүләт архивы 1920 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр республика җитәкчеләре турында электрон китап әзерләгәннәр. Республиканың бөтен районнарыннан мәгълүмат җыелган, тарихи документлар тупланган. 

Утырышны Татарстан Республикасы архив хезмәтенә багышланган документаль фильмнан башладылар. 

Искәртик, утырышта Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Юрасов та катнашты. 

Төп доклад белән Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова чыгыш ясады. 

Бүген архивларда 7 млн 800 берәмлектән артык эшләр саклана, ел саен саклауга 129 мең эш алына. Татарстан архивы Идел буе федераль округында саклана торган эшләр күләме буенча Түбән Новгородтан соң икенче урында. Республика архивларына чыганаклар 2558 оешмадан килә. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә: «Архив  — без киләсе буыннар өчен сакларга тиешле уникаль мәгълүматлар һәм тарихи белешмәләр чыганагы. Республиканың архив фонды Россиянең бай документаль тупланмаларының берсе. Архивистлар документларны саклап, идарә, фәнни, мәдәни, социаль бурычларны кертүгә өлеш кертә», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2020 елда Татарстан башкаласы Федераль агентлык каршында архив эше буенча совет һәм Архивлар өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай комиссиясе утырышы  урыны дип сайланды. 

"Федераль архив агентлыгына Казанны сайлаулары өчен рәхмәт", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетына утырышларны югары дәрәҗәдә үткәрергә йөкләде. 

2016 елдан, архив эше үсеше буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстанда матди-техник базаны яңартуга 870 млн сум акча юнәлдерелгән. Дәүләт архивы һәм муниципаль архивлар биналарына капиталь ремонт үткәрелде, яңа архив саклагычлары төзелде.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел архивларны капиталь ремонтлау программасы тагын биш елга озайтыла. "Ел саен бу максаттан 50 млн сумга якын акча бүлеп бирү планлаштырыла", - диде Татарстанр Президенты. 

Дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнергә һәм Татарстанда гамәлгә кертергә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. ул Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетына Финанслар министрлыгы, Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге белән бергә алга таба үсеш мөмкинлекләрен анализларга һәм тәкъдимнәр кертергә йөкләде. 

Бүгенге көнгә фондтагы эшләрнең 5,5 % гына цифрлаштырылган. "Цифрлаштырган материаллар күләмен арттырырга һәм әлеге күрсәткечне 20 % җиткерергә кирәк", - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Цифрлы үсеш министрлыгы белән республика халкының медик карталарын цифрлаштыру проектын оператив рәвештә дәвам итәргә йөкләде. 

"Татарстанның фәнни-техник һәм фәнни-пректлау документлары базасы бай. Без эре чаралар үткәрәбез, төрле катлаулы объектларны проектлыйбыз һәм төзибез. Болар барысы да кыйммәтле архив материаллары, без аларны алдагы буыннарга сакларга тиеш, - диде ТР Президенты. - Шуңа да Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты ТР Төзелеш министрлыгы, ТР Цифрлы үсеш министрылы һәм җирле үзидарә органнары белән архив чыганаклары санына фәнни-техник документлар ясаучы яңа оешмаларны ачыкларга һәм исемлеккә кертергә, электрон формага күчерү механизмын көйләргә тиешләр". 

Республиканың архив хезмәте документаль мирасны саклауда проектларны гамәлгә ашыра. Шулар арасында "Гаилә тарихында гасырлар авазы - Тарихта без эзлебез", "Генеалогия" порталы, "Истәлек" белем бирү программасы 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әлеге проектларны муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру әһәмиятле. 

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел, ТАССР 100 еллыгы алдыннан архив хезмәтенең әлеге тарихи вакыйгаларны бәйрәм итүне әзерләүгә кушылырга тиеш. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хуҗалык субъектлары архивларын саклау әһәмиятен ассызыклады. "Без эшнең бу өлешенә игътибар итәргә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Закон бар, аны башкарырга кирәк. Архив документлары әһәмиятен аңламаганнарга аңлатырга кирәк. Безгә архив документларын саклау мөһим! Бу эш дәвам ителер, дип өметләнәм", - диде ул. 

Аннан лаеклы белгечләргә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.