Рөстәм Миңнеханов ТР Спорт министрлыгы коллегиясендә: Безнең максат - спорт белән шөгыльләнүче татарстанлылар санын 2 миллионга җиткерү

14.01.2020

Татарстан - Россия Спорт министрлыгы белән Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы хезмәттәшлеге үрнәге. Бу хакта Россия спорт министры Павел Колобков «2019 елда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы эше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте. 

Утырыш Иде буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Чарада катнашучыларга Татарстанның төп спорт вакыйгаларына багышланган 4 минутлык видеоролик күрсәттеләр. 

Төп доклад белән Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2019 елда Татарстанда 24 халыкара ярышлар, 98 чемпионат, беренчелек, Россия Кубоклары һәм 800 республика дәрәҗәсендәге спорт чаралары үткәрелде. 

2020 елда төп спорт чарасы Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре Уеннары булачак, диде Владимир Леонов. 

"Республикага соңгы елларда формалашкан һәм халык иминлегенә хезмәт итүче спорт инфраструктурасын камилләштерү һәм үстерү өстенлекле максат, - диде ТР спорт министры. - Без - спорт объектлары саны буенча лидерларның берсе. Ел башына 11 меңнән артык объект эшли, шулардан 235 йөзү бассейннары, 48 боз аренасы, ике меңгә якын спорт залы. Бүген һәр район һәм шәһәр югары технологияле спорт объекты белән тәэмин ителгән".

2013 елдан яшәү һәм уку урыннарында универсаль спорт мәйданчыкларын төзү буенча зур күләмле программа гамәлгә ашырыла. "Программа массакүләм физик культура һәм сәламәтләнү хәрәкәтенә көчле этәргеч бирә, - диде Владимир Леонов. - Без темпларны киметмибез һәм 2020 елда 85 универсаль спорт мәйданчыгын, 6 блоклы модульле чаңгы базасын һәм бер каплаулы футбол манежын төзергә планлаштырабыз". 

Владимир Леонов искәрткәнчә, республика өчен дүр каплаулы манежны төзи башлау әһәмиятле вакыйга - өчесе футбол, берсе футбол-регби манежы була, алар Казан, Чаллы һәм Түбән Камада төзелә. Кайбер манежлар 2020 елда ТАССР йөз еллыгына багышлап сафка кертеләчәкләр. 

Россия Суга сикерү федерациясе,Россия Синхронлы йөзү федерациясе һә Россия Су полосы федерациясе президенты Алексей Власенко Татарстанда су спорт төрләре үсешенә багышланган доклад белән чыгыш ясады. «Минем өчен Татарстан - Су спорт төрләренең төп төбәге. Бүген биредә бик күп спорт бассейннары төзелә, һәм бу бары тик хөрмәткә лаек. Суга сикерү спорты өчен аерым рәхмәт. Биредә ФИНА исемлегенә кертелгән турнирлар уздырыла», - диде Алексей Власенко.

Утырышка Россия Спорт министры Павел Колобков чыгыш ясады. «Татарстан — Россия спорт министрлыгы һәм Татарстан Спорт министрлыгы арасындагы хезмәттәшлек үрнәге. 10 ел дәвамында сез спортны үстерү юнәлешендә хәрәкәт итәсез. Киләсе елда без БДБ уеннарын - илләребезне берләштерә торган ярышлар уздырачакбыз. Ул югары дәрәҗәдә узар дип өметләнәм. Шулай ук яшьләрне яңа, экстремаль спорт төрләренә җәлеп итә ала торган Бөтенроссия шәһәр уеннары биредә узачак».

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов югары казанышлар спортын Татарстанның бренды дип атады.

«Федераль министрның елыбызга нәтиҗәләр чыгаруы безне бурычлы итә", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Колобковка игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген республикадагы барлык инфраструктура эшләргә тиеш. Ул 2024 елга спорт белән шөгыльләнүче татарстанлылар санын 2 миллион кешегә кадәр җиткерергә кирәклеген искәртте. Моның өчен бөтен шартлар бар.

Моннан тыш, агымдагы елның максатлары арасында - БДБ илләре уеннарын лаеклы дәрәҗәдә үткәрү.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.