Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубының баш тренеры Леонид Слуцкий белән очрашты

11.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубының баш тренеры Леонид Слуцкий белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртик, Леонид Слуцкий белән контракт биш елга имзаланган. 

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Леонид Слуцкий футбол һәм гомумән "Рубин" клубы үсеше мәсьәләләре турында сөйләште, аерым алганда, футболчыларны әзерләү турында сөйләштеләр. 

Республика районнарында каплаулы футбол манежларын төзү мәсьәләләре турында да сүз барды. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2020 елда республикада 4 каплаулы футбол манежы төзеләчәк, анда спортчылар ел буе шөгыльләнә алачак. 

"Рубин" Леонид Слуцкий җитәкчелегендә беренче матчны 1 мартта "Тамбов" клубына каршы уздыра. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.