Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Үзбәкстандагы яңа вәкилен билгеләп куйды

10.01.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы яңа вәкилен билгеләп куйды. Ул – Айдар Әхтәриев, моңарчы ул Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы булып эшләгән. Яңа вәкил 3 ел срокка билгеләп куела. 

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов моңарчы Рамил Шакировны хезмәт контракты тәмамлануга һәм пенсиягә чыгуына бәйле рәвештә Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиле вазыйфасыннан азат иткән иде. Рамил Шакиров бу урында 2006 елдан бирле эшләгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.