Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде - «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы хуҗалык идарәсе» ДБУ директоры Баһавиев Марсель Харис улы вафат булды

07.01.2020

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Кичә, 2020 елның 6 гыйнварында, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы хуҗалык идарәсе» ДБУ директоры Баһавиев Марсель Харис улы вафат 62 нче яшендә булды.

Баһавиев Марсель Харис улы 1959 елның 3 гыйнварында Татарстан АССРның Әгерҗе районы Бикет авылында туган. 1982 елда С.М. Киров ис. Казан химик-технология институтын тәмамлаган, 2001 елда – А.Н. Туполев ис. Казан дәүләт технология университетын.

Баһавиев Марсель Харис улы хезмәт эшчәнлеген 1982 елда Казан төзелеш материаллары комбинатында өлкән инженер-технолог буларак башлап җибәргән, соңрак цех башлыгы булып эшләгән. 1988 елдан ул Казан шәһәренең төзелеш тармагындагы предприятиеләрдә җитәкче вазыйфаларын башкарган. 1993 елда Казан шәһәре хакимиятенең Төзекләндерү һәм яшелләндерү җитештерү ремонт-төзелеш берләшмәсе башлыгы булган.

Баһавиев Марсель Харис улы 1999 елда «Татсельжилкомхоз» РҖБ генераль директоры итеп билгеләнгән. 2002 елда «Таткоммунэнерго» РҖБ ДУП генераль директоры вазыйфасына күчерелгән, 2004 елдан Татарстан Республикасы дәүләт ихтыяҗлары өчен продукция китереп торулар буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы «Татгоспоставка» дәүләт учреждениесе генераль директоры булып эшләгән. 

2005 елдан Баһавиев Марсель Харис улы «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы хуҗалык идарәсе» ДБУ җитәкләде.  

Баһавиев Марсель Харис улы күп еллык уңышлы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» Татарстан Республикасы ордены медале, «Фидакарь хезмәт өчен» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» Татарстан Республикасы медальләре һәм «Татарстан Республикасы Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме белән бүләкләнгән.

Баһавиев Марсель Харис улы һәрвакыт җаваплы, максатларына ирешүдә тырыш, кешеләргә карата игътибарлы хезмәткәр булды. Баһавиев Марсель Харис улының эшлекле һәм кешелек сыйфатлары аңа лаеклы абруй һәм тирән ихтирам китерде.  

«Баһавиев Марсель Харис улы турындагы якты истәлек һәрвакыт күңелләребездә сакланыр», - диелә мәрәсим текстында.

Мәрәсимгә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин, А.В. Песошин, Ә.Ә. Сәфәров, Ш.Х. Гаффаров һәм башкалар кул куйган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.