Рөстәм Миңнеханов күренекле авиаконструктор Валентин Близнюк вафат булуы сәбәпле кайгы уртаклашты

31.12.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, күренекле авиаконструктор, Ту-160 тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган бомбалаучы - ракета йөртүче стратегик самолет ясау эшләре җитәкчесе булган Валентин Близнюк вафат булуы сәбәпле, аның хатыны Людмила Близнюкка кайгы уртаклашу хаты юллады. 

"Хөрмәтле Людмила Николаевна! Тирән кайгы хисе белән Татарстанда Сезнең ирегез, күренекле авиаконструктор Валентин Иванович Близнюк вафат булуы турындагы хәбәрне кабул иттеләр.

Конструкторлык идеяләре үз заманы өчен уникаль самолетларны күккә күтәргән гаять талантлы инженер мәңге исебездә калачак. Аның ачышлары ватаныбыз авиатөлеше үсешенә дистәләгән еллар дәвамында нигез булды. 

Татарстан Республикасв - авиасәнәгать өлкәсендә ныклы традицияләре булган төбәк, һәм без легендар Ту-160 төзүче Казан авиазаводы белән горурланабыз. 

Валентин Ивановичның вафат булуы - Сезгә, гаиләгезгә, бөтен илебезгә зур югалту булды. Ихластан кайгы уртакдашу сүзләребезне кабул итегез, нык булыгыз бу кайгылы көннәрдә.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов". 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.