ТР Төзелеш министрлыгы: Бүгенгә Татарстанда 2 млн. 641,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

27.12.2019

Татарстан Республикасы буенча «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектында 2019 елга торакны гамәлгә кертүнең төп күрсәткече 2 млн. 675 мең квадрат метр итеп билгеләнгән. Бүгенгә Татарстанда 2 млн. 641,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 98,7%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 мең 438 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 15 млн. 484 мең сумлык 364 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 1 мең 316 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. 

Ел башланганнан бире барлыгы республиканың төзелеш мәйданчыкларында 18 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән 3сендә кешеләр һәлак булган. Үткән елның шушы чорына карата 24 очрак һәм 9 кеше һәлак булган.

«Без торак тапшыру эшен тәмамлап киләбез, барлыгы 33,5 мең квадрат метр калды. Барлык объектлар да мәгълүм һәм туры килү турында бәяләмә алу стадиясендә. Искәртәм, 2020 елга безнең план 2 млн. 979 мең квадрат метр торак тапшыру», - диде Ирек Фәйзуллин.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча - 7 мең 694 фатирлык гомуми мәйданы 439,2 мең кв. м. булган 238 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш иде. Мәйданы 341,4  мең кв. метр булган 5 мең 928 фатирлык 218 йорт буенча статистика органнарына хисап тапшырылган.  

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы буенча һәр муниципаль берәмлеккә финанслау лимиты билгеләнгән, ул 1 квадрат метрга 963,18 сум тәшкил итә.

«Яңа ел бәйрәмнәре чорында игътибар белән эшләргә тәкъдим итәм. Суыклар килә. Барлык җаваплы затлар урыннарында булырга тиеш. Төзелеш мәйданчыкларына, тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче объектларга: су җыю урыннарына, челтәрләргә килгәндә исә, торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатлы эшен оештырырга кирәк булачак», - диде министр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.