Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды

27.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә«Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Утырышта «Карбоформ», «АСЛ Холдинг», «Эко Пак» компанияләренең өч инвестицион проекты, шулай ук «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» һәм «Форд Соллерс Елабуга» эшләп килүче резидентларның җитештерүләрен киңәйтү мәсьәләләре каралды.

Утырышта Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, махсус зона үсә бара. Быел 5 яңа компания җәлеп ителгән, 3 компания үз җитештерүен ачкан. «Барлыгы бүгенгә “Алабуга” МИЗда 57 компания-резидент теркәлгән, шуларның 33е үз эшчәнлеген алып бара инде. 6 мең 862 эш урыны булдырылган. Үзләштерелгән акчалар күләме 132 млрд сум», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Аннары компанияләр вәкилләре чыгыш ясады. «Карбоформ» компаниясе проекты синтетик сумала, шулай ук карбамидоформальдегид концентраты һәм формалин җитештерү буенча завод төзүне күз алдында тота. Инвестицияләрнең гомуми күләме – 1,3 млрд сум. 100 эш урыны булдырылачак.

«ЭкоПак» формага салынган целлюлоза җепселеннән бер мәртәбә кулланылучы һәм биологик рәвештә череп юкка чыгучы савыт-саба җитештерүне урнаштыруны күзаллый. Инвестицияләр күләме – 188,9 млн сум, хезмәткәрләре саны 30 кеше булачак.

«АСЛ Холдинг» компаниясе вентиляция һәм кондиционерлауның энергияне нәтиҗәле тотучы югары махсуслаштырылган системаларын җитештерүне башларга ниятли, инвестицияләр күләме – 145 млн сум. Пландагы хезмәткәрләре саны – 52 кеше.  

«2019 елда “Алабуга” МИЗ Россия Федерациясендә барлык күрсәткечләр буенча да лидерлыгын раслады. Хәзер берничә Россия Федерациясе төбәге җитәкчесенең Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгате нигезендә без илнең МИЗ төзүне бизнес таләп итә торган берничә ноктасында яңа мәйданчыклар өчен урын сайлау буенча карар кабул итәбез», - диде «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев.

Шулай ук Күзәтүчеләр советы утырышында «Алабуга» МИЗ резидентлары җитештерүләрен киңәйтү турында мәгълүмат бирделәр. «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» компаниясе җитештерелүче продукциясенең ассортимент линейкасын арттырган. «Форд Соллерс Елабуга» эшләп килүче завод мәйданчыкларында «АУРУС» автомобильләрен җитештерүне оештыру турында хәбәр итте.

Азакта Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗның узып баручы елда эшчәнлеген уңай бәяләде. «Елны лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлыйбыз. Әлбәттә, санкцияләр аркасында килеп чыккан аерым кыенлыклар бар. Шуңа да карамастан, махсус зона үсә, инвесторларны җәлеп итә,  яңа кызыклы проектлар гамәлгә ашыра», - диде ТР Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "Алабуга" МИЗ матбугат үзәге ярдәме белән