Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое, сугыш ветераны Борис Кузнецовны туган көне белән котлады

26.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кириллович Кузнецовны туган көне белән котлады.

Ветеранга 94 яшенә бүләкне тапшыру һәм котлау өчен Рөстәм Миңнеханов Лаешка килде (Лаеш муниципаль районы). 

Бәйрәм ашында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов Борис Кузнецовка ныклы сламәтлек һәм озын гомер теләде. 

Иң җылы һәм ихластан бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс тормыш дәрте теләкләрен кабул итегез, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Борис Кириллович Кузнецов Казанда туып үскән. Бөек Ватан сугышы фронтына 1943 елның маенда китә. 791 нче артиллерия полының элемтә отделениесе командиры, 9 тапкыр дошман тылында булып, кыйммәтле мәгълүматлар алып кайта; дошман утыннан частьнең сугышчан байрагын алып чыга. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.