Татарстан Президенты РФ Дәүләт советы утырышы барышында «Теләкләр чыршысы» Яңа ел гамәлендә тагын бер кабат катнашты

26.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты – Россия Дәүләт советының агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре буенча утырышында катнашу.  

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов тагын бер кабат «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә катнашты. Татарстан Президенты чыршыдан өч   открытка алды. Чаллыдан сигез яшьлек Радмирның хыялы – чын самолет кабинасында булу һәм очучысы белән танышу икән. Алабугадан алты яшьлек Данис янгын частендә булырга тели. Ә Нурлаттан җиде яшьлек Кирилл Яңа елга планшет сораган.

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы алдыннан Яңа ел җитәрәк уздырылучы «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә катнашткан иде инде. Рөстәм Миңнеханов унбер яшьлек Әмирхан Садыйков открыткасын алган булып чыкты. Әмирханның Яңа елда теләге – апасы белән чын вертолетта очу икән. Шул ук көнне Татарстан Республикасы Президенты «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә «Ел җитәкчесе - 2019» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы башланганчы катнашты.  Рөстәм Миңнеханов Чистайдан 14 яшьлек Айгөл Хәйруллинаның теләк шарын чыршыдан алды. Айгөл «Ак Барс» хоккей командасы матчында булырга һәм хоккейчылар белән аралашырга тели икән.  

Бу гамәл «Минем белән бергә хыяллан» бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган, 2014 елдан бирле бу инициатива Татарстанда да гамәлгә ашырыла. Искәртәбез, 2018 елда Рөстәм Миңнеханов шулай ук бу гамәлдә катнашкан иде. Үткән ел проектны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.

Быел бу гамәл кысаларында 2019 елның 3 декабреннән алып 2020 елның 29 февраленә кадәр бөтен Россиядән ата-ана каравыннан мәхрүм калган яисә яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләдән булган, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 2000 баланың теләге тормышка ашырылачак. Үз теләкләрен алар 15 декабрьгә кадәр ЕлкаЖеланий.рф проекты сайтында калдыра алалар иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.