Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясендә берничә йөкләмә бирде

25.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.  

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

Төп тема – 2019 елда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары.

Утырышта катнашучыларга министрлыкның эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелде.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин чыгыш ясады.

Нотыкта билгеләп үтелгәнчә, дәүләт һәм муниципаль милекне кулланудан берләштерелгән бюджетка керемнәр 2019 елның 11 ае эчендә 4,6 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән дәүләт мөлкәтенә идарәдән кертемнәр - 0,43 млрд сум, муниципаль мөлкәттән - 4,17 млрд сум.  

Дәүләт мөлкәтен һәм дәүләт һәм муниципаль оешмалар җир кишәрлекләрен файдалану буенча 93 күчмә тикшерү уздырылган, йомгаклары буенча 23 акт Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелгән, административ хокук бозулар турында 7 беркетмә төзелгән.

Җир кишәрлекләрен сәнәгать һәм башка объектлар итеп үзгәртү эше дәвам иткән. Сәнәгать җитештерүен үстерү максатларында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 143 карар кабул ителгән: гомуми мәйданы 1,3 тыс.га булган 524 җир кишәрлеген башка категориягә күчерү буенча, асылда нефть чыгару максатларында.

Моннан тыш, министрлык күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирү эшен алып бара.  

Татарстан Республикасы җирләренә кадастр бәяләве эшен дәвам итәргә кирәк – 2018 елда авыл хуҗалыгы җирләренә кадастр бәяләве уздырылган, 2019 елда – урман һәм су фонды җирләренә, 2020 елда – сәнәгать җирләренә. 

Авыл хуҗалыгы җирләрен максатка яраклы итеп кулланмау һәм бөтенләй кулланмау буенча сораулар күп. Россельхознадзор 43 мең гектар кулланылмаган җирләрне ачыклаган, 8 мең гектары әйләнешкә кертелгән. Муниципаль җир тикшереп торуын көчәйтергә кирәк.

Гидротехник корылмаларны идентификацияләүне үз срогында тәмамларга һәм аларны тиешле төркемнәргә кертергә кирәк.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлеге республиканың мөлкәт һәм җир ресурсларына нәтиҗәле идарәгә корылган. Быел министрлык хезмәткәрләре бу җәһәттән зур эш башкардылар.

Рөстәм Миңнеханов муниципаль мөлкәт өчен түләмәү буенча бурычлар мәсьәләләренә дә тукталды. Утырыш видеоконференция режимында узганга күрә, Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларына мөрәҗәгать итте – бу ситуация сәбәпләрен анализларга кушты. 2020 елның 1 кварталында бурычлар буенча оператив хәлләр турында мәгълүмат бирүне сорады.  

Дәүләт һәм муниципаль милектәге кулланылмый торган җирләрне хуҗалык әйләнешенә кертүгә зур игътибар бирергә кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Боларны аерым контрольгә алу зарур, диде ул.

Икътисадны цифрлаштыруны үстерү һәм аның буенча Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгы өчен программа продуктлары һәм продуктларның үзләре турында тулы база кирәк. 

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә коррупцияне профилактикалау өстенлекле булып кала, диде Рөстәм Миңнеханов. «Бездә, кызганычка каршы, мондый фактлар бар: Чаллыда да, Алабугада да күп, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Хокук саклау органнары кирәкле эшне башкардылар һәм дәвам итәчәкләр».

Җирләрне кадастр бәяләве буенча – күп очракларда болар гади жуликлар, диде Рөстәм Миңнеханов, бәяләүчеләрне яллыйлар, судларны ялгыш юлга кертәләр, аннары кадастр бәясен уннарча мәртәбә күтәрләр. Мондый кадастр бәяләүчеләрен «кара исемлеккә» кертергә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.  

Утырышта Татарстан Республикасы Хисап палтатсы, «Геодезия, картография һәм киңлекләр белешмәләре инфраструктурасы үзәге» ФДБУ вәкилләре дә чыгыш ясады

Азакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.