Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе - 2019» конкурсы лауреатларын бүләкләүдә: 2020 елда без 50ләп республика программасын гамәлгә ашырырга җыенабыз

24.12.2019

«Ел җитәкчесе - 2019» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

Чара Казанда «Пирамида» КСКда узды.

Искәртәбез, быел  икътисадның төрле тармакларыннан 83предприятие һәм оешма җитәкчесе конкурс лауреаты булды.

Номинантлар арасында: Казан, Чаллы муниципаль берәмлекләре, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Әгерҗе, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Теләче, Чирмешән районнары вәкилләре.

2019 ел йомгаклары буенча 16 предприятие җитәкчесе лауреат булды.  

Тантана башланыр алдыннан «Татарстан – 2019» фильмын күрсәттеләр.

Тантанада катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. 2020 елга төп бурычларны билгеләде, республиканың директорлар корпусының республиканы социаль-икътисадый үстерүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте. Барысын да Яңа ел белән котлады, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.  

Татарстанда 10 елдан артык инде гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлгән республика программалары гамәлгә ашырыла, диде Рөстәм Миңнеханов, быел 40 программа булды, бу – объектларны төзү дә, капремонт та. Бу максатларга 40 млрд. сумнан артык акча җибәрелде, диде Татарстан Президенты.

2020 елда без 50ләп республика программасын гамәлгә ашырырга җыенабыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Иң зур программа «Безнең ишегалды» - ул өч елга исәпләнгән, 6675 ишегалдына ремонт ясалачак.

Тагын бер республика өчен кирәкле программа – сырхауханәләр стационарларына капремонт, дип саный Рөстәм Миңнеханов. 5 ел эчендә республикада 103 объект ремонтланачак. Программага кимендә 17 млрд. сум акча кирәк.

«Киләсе ел тарихи вакыйгаларга бай булачак: ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы. Безнең предприятиеләр бәйрәм чараларында актив катнашырлар һәм үзләреннән өлеш кертерләр, дип уйлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.   

Шуннан соң республика конкурсында җиңүчеләр игълан ителде. Татарстан Республикасы Премьер-министры , конкурс комиссиясе рәисе Алексей Песошин лауреатларга алтын күкрәк тамгалары һәм дипломнар тапшырды.  

«Конкурс комиссиясе 2019 елга йомгак ясады, номинанталар – 83 җитәкче булды», - диде Алексей Песошин.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының Хәйриячеләр китабының унынчы томын һәм рәхмәт хатлары тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.