Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләренә автомобильләр акчычларын тапшырды

24.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләренә автомобильләр акчычларын тапшырды. Тантаналы чара Казанда Меңъеллык мәйданында узды. 

Барлыгы 50 ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре, 7 ПАЗ автомобиле нигезендә эшләнгән флюрограф һәм 25 мәктәп автобусы тапшырылды. 

Татарстан Президенты сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, бүген, Яңа ел бәйрәме алдыннан, без шатлыклы вакыйгага җыелдык. Ул исәкәрткәнчә, быел сәламәтлек саклау учреждениеләренә инде автомобильләр тапшырылган иде. "Бу автомобильләр Алабуга һәм Чаллы зоналарына бик кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мондый күчмә медицина үзәкләре табибларга оператив рәвештә ярдәм күрсәтергә һәм профилактик чаралар үткәрергә ярдәм итәчәк. Безнең гражданнарга эре шәһәрләрдә генә түгел, ә авылларда да вакытында медик ярдәм күрсәтелергә тиеш". 

"Балалар - безнең киләчәгебез, һәм бүген без балаларны йөртү өчен автобуслар ачкычларын тапшырабыз - диде Рөстәм Миңнеханов мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырганд. - Балаларыбыз сыйфатлы белем алулары бик әһәмиятле. Кызганычка каршы, һәр авылда да без уку йортын оештыра алмыйбыз, әмма база мәктәпләре бу мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итә. Татарстанда балаларны мәктәпләргә илтү системасы булдырылган. Һәм без актив рәвештә бу программаларны гамәлгә ашырабыз". 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, техника федераль һәм республика бюджетлары акчасына алынган. "Иң мөһиме - бөтен бу эш республикабызда яшәүче кешеләр иминлегенә хезмәт итә", - диде ТР Президенты. 

Ул Россия Президенты Владимир Путинга илдә масштаблы илкүләм проектларны гамәлгә ашырылуы өчен рәхмәт әйтте. "Илкүләм проектлар буенча эш 12 юнәлеш буенча алып барыла, аларның һәрберсе бездә дә башкарыла, алар барысы да һәр төбәктә тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән - шул исәптән Татарстанда да", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм башкалар катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.