Рөстәм Миңнеханов Чаллыда коммуналь хезмәтләргә яңа махсус техника ачкычларын тапшырды

23.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Анда Рөстәм Миңнеханов коммуналь хезмәтләргә яңа махсус техника ачкычларын тапшырды. Чарада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тә катнашты.

Бу хезмәтләргә барлыгы 9 машина тапшырылды: кар төягечләр, экскаваторлар һәм урамнарны җыештыру җайланмалары булган тракторлар. Киләсе елда шәһәргә тагын 15 берәмлек коммуналь техника биреләчәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда коммуналь предприятиеләрнең матди-техник базазаларын ныгыту буенча зур эш алып барыла. «Заманча техника булу – коммуналь хуҗалык эшенең мөһим элементы. Юлларның һәм тротуарларның торышы һәм асылда кешеләрнең кәефе урамнар чисталыгына бәйле. Шуңа күрә сезнең эшегез бик мөһим», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, 3 ел эчендә Чаллыга 46 яңа коммуналь техника тапшырылган. «Без шәһәр хуҗалыгында тәртип барлыгын күрәбез. Ышанам, бүген бирелгән махсус техника да зур ярдәм булачак сезгә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Наил Мәһдиев исә республика җитәкчелегенә шәһәргә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. 

Искәртәбез, яңа транспорт сатып алу белән бергә республикада гамәлдәге коммуналь техника автопаркы да торгызыла. Чаллыда 2019 – 2020 елларда 65 «КАМАЗ» автомобиленә капремонт планлаштырылган, 35 берәмлек ремонтланган инде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.