Рөстәм Миңнеханов: Җирле үзидарә - кече ватаннарына хезмәт итүгә гомерләрен багышлаган коллегаларыбызның зур командасы ул

19.12.2019

Бүген Татарстанда җирле үзидарәне гамәлгә ашыруга 15 меңнән артык кеше җәлеп ителгән - бу  кече ватаннарына хезмәт итүгә гомерләрен багышлаган зур команда. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының XIV съездында белдерде. "Корстон" кунакханә комплексында узган чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе рәисе Әгъзам Гөбәйдуллин һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 2019 ел Татарстан өчен уңышлы булды. Республика казанышлары - хакимият органнарының бердәм эш нәтиҗәсе дә ул. 

Күп кенә мәсьәләләрнең уңышлы хәл ителүе ил җитәкчелегене ярдәме хисабына ирешелә. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин узган атнада Татарстанда булды. Ул "КАМАЗ"га 50 ел тулу тантанасында катнашты. Бу дәүләт Башлыгының республикага быел дүртенче визиты. "Предприятие эшчәнлегенә, һәм гомумән Татарстан эшчәнлегенә югары бәя бирелде. Бу безне тагын да нәтиҗәле эшкә этәрергә тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. 

"Икътисадның динамик үсеше, федераль органнар белән ныклы хезмәттәшлек муниципаль берәмлекләр үсешендәге күп мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, - диде Татарстан Президенты. - Бу мәсьәләләрне хәл итүгә Россия Президенты Указы белән 12 өстенлекле юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар юнәлдерелгән, Татарстан шулар кысаларында 49 федераль проектта катнаша". 

Бик күп мәсьәләләр республика программалары исәбенә хәл ителә. Быел 40 программа гамәлгә ашырылды, бу максатка 40 млрд. сумнан артык акча юнәлтелде. Моннан тыш, Татарстанның юл хуҗалыгы өлкәсендәге эшләргә 35 млрд. сум акча юнәлтелде. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанда республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам ителәчәк. Киләсе елга алар саны 50-гә кадәр үсә. Финанслау 55 млрд. сумнан арта. Алар арасында - Россиядә бездә генә гамәлгә ашырыла торган "Безнең ишек алды" программасы, аның кысаларында өч елда күп фатирлы йортларның 7 меңнән артык ишек алдын төзекләндерү карала. Программа буенча юллар, тротуарлар төзекләндерелә, яктырту, балалар уеннары өчен җиһазлар, эскәмияләр, чүплекләр куела, күпмедер яшелләндерү дә каралган. Программа бюдңеты - 50 млрд. сум. "Җирле үзидарә органнарына программаларны гамәлгә ашыруга - проектлаудан алып эшләр сыйфатын бәяләүгә ашыруга кадәр - гражданнарны җәлеп итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.