Рөстәм Миңнеханов: Эшебездә муниципалитетларга таянабыз

19.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсында җиңүчеләрен бүләкләде. Татарстан авыл җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә 100 яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды. ТР Дәүләт Советы бинасы алдындагы мәйданында узган чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республика муниципаль берәмлекләре Советы съезды алдыннан смотр-конкурска нәтиҗәләр чыгару яхшы гадәткә әйләнде. "Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә бик яхшы автомобильләр тапшырыла, алар сезгә йөкләнгән бурычларны тагын да мобильрәк һәм оператив рәвештә хәл итәргә хезмәт итәчәк. Мин сезнең барыгызга да уртак эшебез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без һәрвакыт муниципалитетларыбызга, бигрәк тә авыл җирлекләренә таяндык һәм таяначакбыз», — диде ул.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җирле үзидарә органнарына даими ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Безнең елны уңай тәмамлавыбыз бик күңелле. Дәүләт Советына сайлаулар, җирле үзидарә буенча җыеннар һәм референдумнар оештыру һәм үткәрү буенча зур эш башкарылды», - диде ул.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.