Рөстәм Миңнеханов спорт җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

18.12.2019

Бүген кичен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов спорт җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Республикада профессиональ һәм массакүләм спортны үстерү, шулай ук Татарстан спортчыларының һәм командаларының халыкара аренадагы казанышлары һәм аларның Россия җыелма командаларының төп һәм резерв составларында катнашулары мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Россия Чаңгыларда узышлар федерациясе президенты Елена Вяльбе, Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, России Тхэквондо союзы президенты Анатолий Терехов, Олимпия уеннарында җиңүчеләр һәм призерлар Светлана Ромашина һәм Алексей Немов катнашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң спортчылар «Ел спортчысы – 2019» тантанасына киттеләр.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.