Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Министрлар Кабинеты белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының коллегиясе һәм Татарстан Республикасында хокук саклауны тәэмин итү координацион киңәшмәсенең уртак утырышы узды

18.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Министрлар Кабинеты белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының коллегиясе һәм Татарстан Республикасында хокук саклауны тәэмин итү координацион киңәшмәсенең уртак утырышы узды.

Чараны ТР Премьер-министры Алексей Песошин ачты. Төп доклад белән ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгыш ясады. 

2019 елның 1 декабрь көненә Татарстанда 1 млн. 652 мең транспорт чарасы теркәлгән, бу узган елның шул ук чорына караганда 107 мең 575 берәмлеккә артык, ягъни 6,5 процентка. 

2019 елныж 11 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда 4107 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу 2018 елның шул ук чорына караганда 2,5 %ка ким. Нәтиҗәдә 321 кеше һәлак булган (узган елда 348 кеше) һәм 5116 кеше җәрәхәтләнгән (2018 елда - 5196). 

Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында юлларда аварияләр саны кимү темплары буенча соңгы елларда иң яхшы күрсәткечләре булган төбәкләр арасында. 

2019 елның 11 аенда республикада балалар катнашында 520 юл-транспорт һәлакәте булган (2018 елда - 566). Нәтиҗәдә 15 бала һәлак булган, 548 бала җәрәхәтләнгән. 

"Имин һәм сыйфатлы юллар" илкүләм проектының Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылуы турында ТР транспорт  һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

Татарстан Республикасында балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләнүләрен профилактикалау турында ТР мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Андрей Поминов хәбәр итте. 

Шулай ук утырышта Россия ЭЭМның Юлларда транспорт хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Владимир Швецов чыгыш ясады. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә юл кагыйдәләрен бозу уңайлы булмасын  һәм кагыйдәләрне үтәү табигый булсын өчен шартлар булдыру зарурилыгын ассызыклады. 

Аның сүзләренчә, юлларда камералар артуыннан юлларда тизлек режимын үти башладылар. "Камералар акрынрак йөрергә өйрәттеләр, - диде ул. - Бу контрольдә булырга тиеш". 

Аның сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе - тизлекне арттыру, гаджетлар белән мавыгу. Ләкин иң куркынычы - рульдәге исерекләр, диде Рөстәм Миңнеханов, андый кеше - җинаятьче. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.