Рөстәм Миңнеханов: Иң яхшы инновацион идеяләр конкурсы Татарстанда инновацион эшчәнлекне үстерүнең мөһим факторына әверелде

17.12.2019

Бүген Казанда «Корстон» КСККда «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея» XV конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды» КБАО директоры Айнур Айдельдинов, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, 15 ел элек республикада венчур бизнесы турында бик азлар белә иде. Әмма шушы вакыт эчендә  Татарстан венчур финанслау һәм инновацион проектларга ярдәм өлешендә шактый алга китте. «Бу 15 ел эчендә без яхшы мәктәп уздык. Венчур базарын үстерү өчен шартлар тудырылды, профессиональ команда формалашты, без төрле венчур фондлары белән актив хезмәттәшлек итәбез», - диде Татарстан Республикасы Президенты.    

Татарстан – илнең инновацион үсеш алган субъектларыннан берсе, диде Рөстәм Миңнеханов, республиканың фәнни-мәгариф һәм сәнәгать потенциалы шушы юнәлешне үстерүгә ярдәм итә. «Безнең югары мәктәп үзгәрә. Бүген ул икътисадның реаль секторына якыная бара: кафедралар ачыла, тикшеренү үзәкләре оештырыла», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иң яхшы инновацион идеяләр конкурсы Татарстанда инновацион эшчәнлекне үстерүнең мөһим факторына әверелде. «15 ел эчендә 21 мең заявка бирелгән. 2 меңнән артыгы хупланган. Барыгызга да конкурста катнашкан өчен рәхмәт. Бу – гаять зур хезмәт», - диде Татарстан Президенты, шуннан соң «Перспектива» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.

Алексей Песошин ассызыклаганча, бу конкурс – инновацияләр эзләүнең уңышлы формасы гына түгел, конкурсантларга үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлек тә. Аннары Татарстан Республикасы Хөкүмәте Башлыгы «Инновацияләр старты» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.

170 конкурсант 9 номинациядә бүләкләнде: «Перспектива», «Мәгарифтә инновацияләр», «Инновацияләр старты», «Социаль әһәмиятле инновацияләр», «Ел патенты», «Наноимпульс», «Цифрлы икътисад», «Илкүләм технологик инициатива» һәм «Яшьләр инновацион проекты».  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.