Рөстәм Миңнеханов: Инновацион проектларны уңышлы коммерцияләштерү өчен эшкуарлык компетенцияләрен ныгытырга кирәк

17.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының Попечительләр советы утырышын уздырды. Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды. Утырыш эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов, Россия венчур инвестицияләре ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен һәм башкалар катнашты. Чара Попечительлек һәм Күзәтчелек советлары утырышы форматында узды. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә Россия венчур инвестицияләре ассоциациясе, Россия венчур компаниясенә, Фәнни-техник өлкәдә кече формаларны үстерүгә ярдәм фондына һәм башка венчур фондларына республика инициативаларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, агымдагы елда республика Инвестицион-венчур фондына 15 ел тулды. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда венчур базарына уңайлы шартлар булдырылган: професиональ команда эшли, федераль һәм чит ил партнерлары белән багланышлар тәҗрибәсе тупланган. Хәзерге вакытта Фонд өчен өстенлеле юнәлеш безнең предприятиеләрнең инновацион продукциясен глобаль базарга чыгару булырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Без фәнне актив рәвештә үстерүне дәвам итәбез. Грантлы финанслау бүлеп бирәбез, идеяләр һәм галимнәр бар. Әмма проектларны уңышлы коммерцияләштерү өчен инновацион командаларда эшкуарлык компетенцияләрен ныгытырга кирәк", - дип саный Рөстәм Миңнеханов. 

Ул искәрткәнчә, Попечительлек советының алдагы утырышында республика вузлары эшләнмәләрен базарга чыгару өчен эш төркемен булдыру турында карар кылынды. Хәзерге вакытта ТР беренче вице-премьеры Рөстәм Нигмәтуллин җитәкчелегендә эксперт төркеме оештырылды, перспектив проектлар туплана. "Әлеге эшне дәвам итәргә кирәк. Ул фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләрен алга таба коммерцияләштерүгә нигез булырга тиеш", - дип ассызыклады ТР Президенты.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.