Рөстәм Миңнеханов Измир шәһәре (Төркия Республикасы) мэры Тунч Сойер белән очрашты

16.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Измир шәһәре (Төркия Республикасы) мэры Тунч Сойер белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Искәртәбез, Измир мэры Казанга «Мәдәният күперләре» Татарстан рәссамы Раиф Төхвәтуллинның һәм төрек рәссамы Зәки Сербестның (Измир) эшләре күргәзмәсен ачу тантанасында катнашу өчен килде.

Моннан тыш, Татарстанга эш сәфәре кысаларында Тунч Сойер әфәнде Казан мэры Илсур Метшин белән очрашачак, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән танышачак, Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашачак.

Рөстәм Миңнеханов Сойер әфәндегә Татарстанга визиты өчен рәхмәт әйтте  һәм Татарстан-Төркия эшлекле мөнәсәбәтләренең ныгый һәм үсә баруына ышаныч белдерде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.