Антон Силуанов Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны уңай бәяләде

14.12.2019

Казанда узган Татарстан Финанс министрлыгы, Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсенең уртак коллегия утырышында Россия Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов төбәктә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны уңай бәяләде. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

«Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру шактый югары дәрәҗәдә, 80 процент — бу тулаем Россия Федерациясендәгегә караганда югарырак. Төбәк проектлары 100 процент диярлек расланды. Бу әлеге бурыч белән идарә итү системасы төзелүе турында сөйли», — дип хәбәр итте үз докладында Антон Силуанов.

Республика яхшы динамика күрсәтә һәм төп икътисади күрсәткечләр буенча лидерлык позициясен били дип өстәде ул. Республика инвестиция климаты буенча Россия Федерациясендә 3нче урында, тормыш сыйфаты буенча 4нче урында тора.

 


"Татар-информ" МА