Рөстәм Миңнеханов: Торакны гамәлгә кертү күләмнәрен арттыру – барлык илкүләм проектлардан иң катлаулысы

14.12.2019

Торакны гамәлгә кертү күләмнәрен арттыру – барлык илкүләм проектлардан иң катлаулысы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 мең 407 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 15 млн. 64 мең сумлык 349 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 1 мең 180 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган.  

13 декабрьгә республикада 2 млн. 189 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган. База күрсәткечләре 27 муниципаль берәмлектә ирешелгән, ә 6 муниципалитетта – цифрлар республика күрсәткечләреннән түбәнрәк. «Киләчәк чорларда программаларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле мөмкинлекләрне табарга кирәк. 2024 ел азагына кадәр республикада 19 млн. квадрат метр торак төзергә кирәк. Бүген төзелеш тармагы өстәмә 50 млрд сум көтә, бу акчалар инженер челтәрләрен һәм коммуникацияләрне әзерләүгә китәчәк», - диде министр. 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча - 7 мең 838 фатирлык гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 165 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш. 13 декабрьгә мәйданы 200 мең кв. метр булган 3 мең 574 фатирлык 98 йорт буенча статистика органнарына хисап тапшырылган. 67 төзелүче объекттан 46 йорт әзер диярлек, 21 уртача әзерлектә.

«Торак тапшыру буенча ил җитәкчелеге тарафыннан җитди бурычлар куелды. Безгә мондый эшне ышанып тапшырулары – үзе бер мәртәбә. Федераль коллегалар белән инфраструктурага ярдәм мәсьәләләрен карап, эшне үзгәртеп корырга кирәк. Безнең төп резерв – комплекслы төзелеш алып бару», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ирек Фәйзуллин ассызыклаганча, 2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 447 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган, шулардан: 309 ятим бала һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала һәм шулар арасыннан булган затлар. Тагын 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 35 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. 13 декабрьгә 145 торак урыны буенча ятим балалар белән наем шартнамәләре төзелгән, 60 торак урыны буенча документлар республика хокукына теркәүгә тапшырылган, 5 торак урыны буенча сатып алу гамәлләре башкарыла һәм 99 торак урыны төзелеш эшләре тәмамланып килүче объектларда урнашкан.   

Бүгенгә 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаилә торак белән тәэмин итү исемлегендә. 54 яшь гаиләгә  Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 6 муниципаль берәмлеккә субсидияләр җибәргән. Моннан тыш, 19 чернобыльчегә һәм 15 Ерак Төньяктан мәҗбүри күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән. 13 декабрьгә  бирелгән 51сертификаттан 41 документ реализацияләнгән.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2019 елда барлык төзелүче 19 объект та әзер диярлек.  

Индивидуаль торак төзелеше буенча республикада 1 млн. 42 мең кв. метрлы 8 мең 22 йорт эксплуатациягә кертелгән.

2019 елда Газлаштыру фонды 4 программасын тәмамлаган. «Су җибәрү системаларын модернизацияләү» программасы буенча эшләр дәвам итә. Гомуми үтәлеш 86%.

Җәмәгать киңлекләре программасы буенча үтәлеш 92%.  

Ирек Фәйзуллин «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр иткәнчә, бүгенгә 6 мең 772 ишегалдына комплекслы ремонт таләп ителә.

Рөстәм Миңнеханов аерым игътибар иткәнчә, республикада «Безнең ишегалды» программасы кысаларында эшләрне үтәү сыйфатын җентекләп тикшереп торырга кирәк. «Бу бик җитди, зур эш. Безнең элек беркайчан да мондый бурычлар куйганыбыз юк иде. Барысын да сыйфатлы, намус белән башкарырга кирәк. Әгәр без бу проектны гамәлгә ашырып чыга алабыз икән, бу республикабыз өчен зур казаныш булачак. Барлык детальләрне дә җентекләп каравыгызны үтенәм. Кешеләрне әзерләргә, белгечләр сайлап алырга кирәк. Эшләр сыйфатсыз башкарылса – яңадан сүтеп корасы була», – диде Татарстан Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.