Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды

13.12.2019

Бүген Чаллыга эш сәфәре һәм «КАМАЗ» ГАҖнең 50 еллыгына багышланган тантаналарда катнашу кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкнең социаль-икътисадый хәле һәм Татарстан территориясендә кайбер илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында кыскача гына сөйләде.   

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, көтелүче төбәк җыелма продукты 2019 ел йомгаклары буенча якынча 2 трлн 552 млн 600 мең сум булачак, төяп җибәрелгән продукция күләме - 2 трлн 900 млн – 3 трлн сум.

2018 елның шушы чорына карата үсеш - 1,2–1,5 процент.

Тулаем бюджет үтәлә, төп капиталга инвестицияләр 630–650 млрд. сум тәшкил итә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, уртача хезмәт хакы 2019 ел йомгаклары буенча 37 мең сумнан артык.

«Хезмәт хакы буенча бурыч 60–70 миллион сум тирәсе, без моны контрольдә тотабыз», - диде Татарстан Президенты.

Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру быелгы планнар буенча үтәләчәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Илкүләм проектлар күләме 26 миллиард сум, шул исәптән федераль һәм республика өлешләре. Бу – балалар бакчалары да, мәктәпләр дә. Татарстанда 30 балалар бакчасы, ике мәктәп төзелде.

Ул шулай ук Россия Федерациясе Президентына WorldSkills стандартлары буенча 4 һөнәри осталык дөнья чемпионатын әзерлгәндә һәм уздырганда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт әйтте. 

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, «иң мөһиме – прогресс булуы бик әйбәт».

Аннары Рөстәм Миңнеханов республикада гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләде.  

Быел 40 программа гамәлгә ашырыла, аларның бюджеты 40 миллиард сумга якын.  

Владимир Путин, мобиль поликлиникалар ни дәрәҗәдә әйбәт эшли, дип сорады.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, төбәктә дүрт мобиль поликлиника эшли. «Авыл кешеләренә ел саен йөз процент диспансеризация уздырачакбыз. Мобиль поликлиника тәкъдиме буенча 460 кеше сырхауханәгә салынды. Бу теманы без үстерәчәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары ул мәктәпләргә, яшьләр үзәкләренә капиталь ремонт турында, республиканың муниципаль берәмлекләрендә һәм шәһәрләрендә җәмәгать киңлекләре булдыру турында сөйләде.  

Моннан тыш, төбәктә агросәнәгать комплексына, авылны үстерүгә, авыл программаларын гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтелә.

«Кадет мәктәпләре дә ачыла икән?» - дип сорады Владимир Путин.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, кадет мәктәпләрен һәм лицейларын ачу киләсе ел программаларында да бар.   

Татарстан Республикасы Президенты торак фондына капиталь ремонт турында төгәл мәгълүмат бирде. Республикада күп фатирлы йортларга капремонт программасына 1 меңләп йорт кертелгән.

Аннары Татарстан Президенты юллар фондына ремонт программасы турында сөйләде. Киләсе елдан яңа программага керешәбез – өч ел эчендә 7000 ишегалды тәртипкә китерелде. Зур программа күп капитал салулар сорый», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге турында да сөйләде.   

«Киләсе утырыш Согуд Гарәпстанында булачак, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Согуд Гарәпстаны җитәкчелеге белән килешү бар инде, мөгаен, Сезгә дә хәбәр иткәннәрдер».

Владимир Путин бу юнәлештә эшне уңай бәяләде.  

Соңгы мәсьәлә акчалата өлеш кертеп фатир төзүдә алданганнар турында булды.

«2016–2018 елларда без 18 объект тапшырдык, 2019 елда 10 объект булачак, шулардан бишесен тапшырдык инде», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Искәртәбез, Татарстанга эш сәфәре кысаларында Владимир Путин «КамАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов белән дә очрашу уздырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.