Рөстәм Миңнеханов 2019 елгы «Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

07.12.2019

 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында 2019 елгы «Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар   департаменты тарафыннан уздырылды.

Дипломнар барлыгы 12 Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәренә тапшырылды.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, һәр дәүләт хезмәткәре республика үсешенә үзеннән өлеш кертә. Республикада уздырылучы чаралар, шул исәптән дәүләт хезмәткәрләре арасында иң яхшы хезмәткәргә конкурс хезмәткәрләрне берләштерә һәм киләчәк үсешкә этәргеч була.  

Конкурс алтынчы мәртәбә уздырыла. Ел саен анда 50дән артык дәүләт хезмәткәре катнаша.

Конкурс 2 этапта алты номинация буенча уза. Нәтиҗәдә 12 җиңүче билгеләнә.

2019 елда республиканың 28 дәүләт органыннан 50 хезмәткәр конкурска чыгарылган.  

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләр алалар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.