Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капремонт программасы буенча эшләр тәмамланып килә

07.12.2019

Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капремонт программасы буенча эшләр тәмамланып килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

Ирек Фәйзуллин капремонт эшләрен тәмамламаган муниципаль берәмлекләрне атады, шулар арасында Казан да бар. Моннан тыш, күп фатирлы йортларга капремонттан соң объектларны файдалануга тапшыру турында актларын бирмәгән муниципаль берәмлекләр дә аталды.  

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, балалар бакчаларын төзү һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә капремонт ясау программасы буенча 30 объекттан (яслеле балалар бакчалары) бүгенгә 28 балалар бакчасы файдалануга тапшыруга рөхсәт алган.

5 декабрьгә мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә капремонт ясау программасы буенча 112 объекттан 104ендә эшләр тәмамланган. 8 объектта эшләр дәвам итә.

Республикада 5 декабрьгә ресурс үзәкләренә капиталь ремонт эшләре 15 объектның 14ендә төгәлләнгән. 1 объектта эшләр бар әле.

Савыктыру лагерьларына капиталь ремонт эшләре 12 объектның 9ында тәмаланган.   

Муниципаль районнарда авыл клублары төзү эшләре 16 объектта төгәлләнгән , бу – Әгерҗе, Аксубай, Әлки, Апас, Әтнә, Бөгелмә, Буа, Биектау (2 объект), Чүпрәле, Зәй, Зеленодольск, Мамадыш, Минзәлә, Теләче, Ютазы районнары.

Мәдәни объектларга капиталь ремонт 39 объектта тәмамланган, 1 объектта эшләр бар әле.

6 декабрьгә халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блоклы-модульле пунктлар төзү 21 объектта дәвам итә. 1 объектта эшләр беткән (Нурлат районында).   

Моннан тыш, республикада 105 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 8 блоклы-модульле чаңгы базасы төзелеп беткән.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү программасы буенча 45 объектта да эшләре тәмамланган,  9 табиб амбулаториясендә капремонт төгәлләнгән.  

Ирек Фәйзуллин «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында да мәгълүмат бирде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.