Рөстәм Миңнеханов: Россия юристлары ассоциациясе - гражданлык җәмгыятенең нәтиҗәле коралы

06.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Г.Ф. Шершеневич исемендәге Россия юридик премиясен һәм "Татарстан Республикасының ел юристы" премиясен тапшыру тантанасында катнашты. 

Чара Казан Ратушасында узды. Тантана алдыннан Татарстан Президенты Россия юристлары ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты. 

"Россия юридик җәмәгатьчелек вәкилләрен сәламләргә һәм 3 декабрьдә билгеләнеп үткән һөнәри бәйрәмнәре - Юристлар көне белән котларга мин бик шат, - диде Рөстәм Миңнеханов.  - Бүген республикабыз башкаласында Россия Федерациясе Президенты каршындагы гражданлык закончалыгын кодификацияләү һәм камилләштерү Советы утырышы узды. Совет эшчәнлеге Россия гражданлык хокукларының алга таба үсешенә ярдәм итүен билгелисем килә. Республика әһәмиятле мәсьәләләр буенча фикер алышуга ярдәм итәргә әзер". 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россия юристлары ассоциациясе - гражданлык җәмгыятенең нәтиҗәле коралы, ул илебез юристларын берләштерә. Ассоциация эшчәнлеге юнәлешләренең иң әһәмиятлеләренең берсе һаман да халыкка конкрет эшләр буенча консультацияләр үткәрү, түләүсез юридик ярдәм юзәкләрен үстерү булып кала. 

"Мондый эшчәнлек республиканың ерак районнарындагы авыл җирлекләрендә аеруча актуаль, анда ай саен Ассоциациянең мобиль төркеме эшли. Халыкка ярдәмнең мондый формасы квалификацияле һәм системалы булырга тиеш, дип саныйм", - диде Татарстан Президенты. 

Яшь буынга хокук белеме җиткерү дә актуальлеген югалтмый. Бу юнәлештә галимнәр, юристлар, дәүләт хакимияте һәм җирле идарә органнары эшли. 

"Ышанам, сез алга таба да балалар һәм яшьләрдә хокукый культура, әхлак һәм иҗади мөмкинлекләре формалашуга җитди өлеш кертә алачаксыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов чарада юридик җәмәгатьчелекнең лаеклы вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.