Таиландның Россиядәге Илчесе Тханатип Упатисинг Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда: Без Татарстанда 30 сәгать чамасы гына, әмма инде төбәкнең икътисады турында күп нәрсәләр белдек

06.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Таиланд Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тханатип Упатисинг әфәнде белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов башта Илче әфәндене булачак дәүләт бәйрәмнәре –  Таиланд Конституциясе көне белән котлады (10 декабрьдә билгеләп үтеләчәк).

«Без Россия-Таиланд дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Таиланд арасындагы хезмәттәшлекне югары бәялибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Таиланд – Россиянең Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге күптәнге партнеры».

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, Россия-Таиланд товар әйләнеше үсә бара, 2018 елда 17%ка арткан.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның Таиланд партнерлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. Ул хәбәр иткәнчә, 2013 елда ул Россиянең рәсми делегациясе составында Бангкокта эш сәфәрендә булган һәм Ике яклы хезмәттәшлек буенча катнаш Россия-Таиланд комиссиясе рәистәшләре белән очрашуда катнашкан.

2018 елгы күрсәткечләр буенча Татарстан-Таиланд товар әйләнеше арткан һәм якынча 60 млн АКШ доллар тәшкил иткән.

Тулаем, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яхшы перспективалар бар.

Үз чиратында Таиланд Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тханатип Упатисинг әфәнде Татарстанда кунакчыл кабул иткәннәре һәм эшлекле программаны оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.  Без Татарстанда 30 сәгать чамасы гына, әмма инде төбәкнең икътисады турында күп нәрсәләр белдек, диде ул.   

Очрашу азагында Илче әфәнде хәбәр иткәнчә, аның иле Россия-Таиланд дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән уңышлы хезмәттәшлеккә әзер.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.