Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖнең Фәнни-техник үзәгендә булды

05.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. 

Анда Рөстәм Миңнеханов Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин белән «КАМАЗ» ГАҖнең Фәнни-техник үзәгендә булды. 

Биредә Татарстан Президентын предприятиенең иң яңа эшләнмәләре белән таныштырдылар. ФТҮ - автогигантның төп бүлекчәсе. Үзәк нигезендә кулланучылар өчен яхшырак, камилрәк яңа автомобильләр, шул исәптән автобуслар да эшләнә.

Массакүләм мәгълүмат чаралары сорауларына җавап биреп Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген дөнья базарында конкурентлы булу өчен җитди фәнни-техник база кирәк. 

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, бүген Кама автогиганты авыр йөк машиналарының яңа үрнәкләрен эшли. "КАМАЗның кая таба баруы турында әйтсәк, бүген бу Арктика өчен, катлаулы шартларда, автострадаларда эшли ала торган автомобиль. КАМАЗ илебездә халык хуҗалыгының төрле ихтыяҗларын тәэмин итәргә сәләтле һәм мөмкинлекләре гаять зур", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов журналистларга аңлатканча, автогигант үсеше Чаллы шәһәреннән башка мөмкин түгел. "КАМАЗ" үзе генә үсә алмый, шәһәрне дә, югары квалификацияле белгечләргә уңайлы булсын өчен, үстерергә кирәк. Чаллы бөтен Европа дәрәҗәсендәге таләпләргә туры килсен дип, без бик күп эшлибез. Интелектуаль һәм техник мөмкинлекләр кимемәсен иде. Яхшы эш хакы һәм яхшы шартлар кирәк", - диде Татарстан Президенты. 

Искәртик, бүген Чаллыдагы "Орган залы" мәдәни оешмасында Кама автомобильләр заводлары комплексына нигез салынуга 50 ел тулуга багышланган чаралар уза. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.