ТР Хөкүмәте йортында кышкы чорда су объектларында куркынычсызлыкка багышланган брифинг узды

19.11.2019

Кышкы чорда татарстанлыларның яраткан балык тоту урыннарын 10 коткару посты күзәтәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр ителде.

Кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе башлыгы Юрий Венедиктов плотиналар янындагы сулыкларга аерым игътибар итте. “Бу Түбән Кама ГЭСы – Чаллы янындагы плотина. Анда балыкчылык кагыйдәләре буенча балык тоту гомумән тыелган. Анда бөтенләй барырга ярамый, аяк астындагы боз ватылып тора”, - дип билгеләде ул.

Аның фикерен ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Илһам Насыйбуллин дәвам итте. Ул 10 коткару посты эшләячәген, аларда тәүлеклек режимда икешәр коткаручы эшләячәген әйтте. “Безнең сиксәннән артык традицион балык тоту урыннары бар, коткару постлары тиз арада ярдәм итәрлек итеп төзелгән”, - диде.

Балыкчыларга ашыкмаска, бозның 7 сантимертдан артуын көтәргә кирәк.

Белгечләр көчле агым кырыенда боз юка булуын, ә балыкчыларның шундый җиргә атлыгуын билгеләп узды. Алар сулыкларга бозның калынлыгын үлчәп кенә керергә киңәш итте.

 


“Татар-Информ” МА