Алексей Песошин һәм Ольга Васильева Татарстанда беренче Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәген ачты

19.11.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия мәгариф министры Ольга Васильева бүген Казанда Татарстанда беренче Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәген ачты. Ул Казан педагогика көллияте базасында оештырылган.

Алексей Песошин һәм Ольга Васильева яңа үзәкнең бинасын карадылар һәм аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштылар.

Бу Россиянең беренчеләрдән булган Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәкләренең берсе генә түгел, бүгенге көндә педагогика көллияте базасында урнашкан бердәнбер үзәк ул, дип белдерде Россия мәгариф министры. Ул Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында булдырылды, дип искә алды.

Ольга Васильева шулай ук педагогика көллиятләре студентлары белән аралашты һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәгендә ихтыяҗ булган, иң кирәкле, яңа һәм перспективалы һөнәрләр һәм компетенцияләр буенча һөнәри юнәлеш бирү, әзерлек, яңадан әзерләү, барлык категория гражданнарның квалификациясен күтәрү узачак. Үзәкнең төп партнерлары эш бирүчеләр, югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү оешмалары булачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.