Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казахстанның Россиядәге сәүдә вәкиле Нурлан Борамбаев белән очрашты

19.11.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казахстанның Россиядәге сәүдә вәкиле Нурлан Борамбаев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Татарстанга сәфәр вакытында Борамбаевны зур эшлекле программа көтә. Ул төбәкнең сәнәгать һәм икътисади потенциалы һәм җирле предприятиеләр җитештерә торган продукция белән танышачак.

ТР Премьер-министры Татарстанның төп тармаклары – нефть чыгару, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, шулай ук машина төзелеше кластеры – вертолет һәм самолетлар төзү, “КАМАЗ” зур йөк машиналарын җитештерү, суднолар төзү турында сөйләде.

Үз чиратында, Нурлан Борамбаев Казахстан һәм Татарстан бизнесы арасында элемтәләрне ныгытырга һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнергә тәкъдим итте.

Татарстан Республикасыннан сәнәгать продукциясенең зур ассортименты Казахстанга китерелә инде, дип билгеләде ул.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.