Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Транспорт атнасы" кысаларында эшлекле иртәнге ашта катнашты

19.11.2019

Татарстан Республикасы үсешендә "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт коридоры бик әһәмиятле. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Транспорт атнасы" кысаларындагы эшлекле иртәнге ашта белдерде. 

Чара Россия төбәкләрендә транспорт инфраструктурасын үстерүгә багышланган иде, Россия Федерациясе транспорт министры Евгений Дитрих чараның модераторы булды. 

Аерым алганда, Россиядә магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтүнең комплекслы планын кабул итү турында фикер алыштыларю Аның транспорт өлешенә 9 федераль проект керә, алар ике өстенлекле бурычны башкаруга юнәлдерелгәннәр. Бу - Көнчыгыш -Көнбатыш, Төньяк - Көньяк транспорт коридорларын үстерү һәм Россия территорияләренең икътисадый элемтәсе дәрәҗәсен арттыру. 

Гомумән илнең бөтен транспорт инфраструктурасын фундаменталь дәрәҗәдә алыштыру карала - федераль һәм региональ юллар, аэропортлар, халыкара транспорт коридорлары, диңгез портлары, йөк ташу тизлеген арттыру, югары технологияле транспорт чараларын булдыру. 2024 елга кадәр транспорт проектларын гамәлгә ашыруга 7 трлн сум юнәлдерү карала. Акчаларның яртысы - инвесторлардан. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт коридорының төбәк өчен әһәмияте дәрәҗәсе никадәр дигән сорауга җавап итеп белдергәнчә, Татарстан өчен проект стратегик әһәмияткә ия. 

Ул искәрткәнчә, республика территориясендә халыкара магитраль төзелеше инде бара. "Европа - Көнбатыш Кытай" стратегик планы кысаларында җир эшләре инде башкарылган, М7 белән М5 арасында трасса бар. Беләсездер, Татарстан Казахстан, Кытай белән бик тыгыз эшли. Шуңа да "Кытай - Казахстан - Европа" трассасы безнең өчен стратегик", - дип ассызыклады ТР Президенты. 

Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, "теләсә нинди инвестицион проект транспорт элемтәсез мөмкин түгел". "Безнең зур проектларга 4тән биш триллионга кадәр инвестицияләр бар. Алар гамәлгә ашырылачак эчке инфраструктурага бәйле", - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бүген төбәккә яңа магистральләр, тимер юллар кирәк. "Без РЖД белән Кама кластеры, Әлмәт кластерын, Казан кластерын үстерү турында сөйләшәбез", - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук су транспортын үстерүгә дә тукталды. Ул "Зеленодольск проект-конструкторлар бюросы" АҖ эшләгән "Чайка" судносы турында искә төшерде. Әлеге судно өстенлекләренең берсе - ул газ-мотор ягулыгында эшли торган итеп проектланган, диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Федерация субъектлары җитәкчеләре сезгә сөйләр - кешеләрне күбесенчә җәй чорында йөртергә кирәк. Бүген файдаланыштагы бөтен кораблар аяныч хәлдә. Шуңа күрә без Горький ис. Зеленодольск заводы белән "Чайка" проектын башлап җибәрергә телибез. Бу дөрес адым була", - дип саный Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.