Татарстан Президенты: Без хезмәттә дә, сәнгатьтә дә уңышлы булган яшьләребез белән горурланабыз

16.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Наше время - Безнең заман" эшләүче яшьләр иҗатының VII ачык еллык республика телевизион фестиваленең зона этабының гала-концертында катнашты. Чара Казанда "Пирамида" күңел ачу комплексында узды. 

Фестиваль 2013 елда эшче һөнәрләрен популярлаштыру, республика предприятиеләрендә эшләүче яшьләргә иҗади мөмкинлекләр бирү. 

"Хезмәт кешесе - һәр ил, һәр төбәк, район һәм предприятие нигезенең төп өлеше. Сез безнең республикабыз предприятеләреннән. Сез - производство кешеләре, әмма сәнгать өлкәсендә дә уңышка ирештегез", - диде Рөстәм Миңнеханов фестивальдә катнашучыларга. 

Ул искәрткәнчә, Татарстанда быел Эшче һөнәрләр елы. Аның кысаларында узган чараларның иң әһәмитлесе - Казандагы Ворлдскиллс дөнья чемпионаты. "Татарстанда эшче яшьләргә зур игътибар бирелә. 36 ресурс үзәге уңышлы эшли. Яшьләр белән предприятиеләребеә дә уңышлы эш алып бара", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча. республикада һәрвакыт хезмәт кешесе абруен күтәрергә тырышалар иде, һәм "Наше время - Безнең заман"  кебек иҗади фестивальләр дә шул максаттан үткәрелә. "Без алга таба да бу форматка ярдә итәчәкбез. Без сезнең белән горурланабыз. Сез - республикабызның алтын фондв, безнең киләчәк!", - диде Татарстан Президенты. 

Быел фестивальдә 43 муниципаль райондагы 174 предприятиедән 970 кеше катнаша. Финалга 81 оешмадан 750 кеше чыкты. Гран-прри өчен 22 команда көрәшә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.